Фәнил Вәлиуллин, Фәнил Әлтаф улы Вәлиуллин (Фаниль Альтафович Валиуллин, 1986 елның 13 июле, СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Җамбыл) ― скульптор, Россия скульпторлары, РФ һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Казанда һәм башка шәһәрләрдә дә күп кенә эре проектлар авторыВалиуллин Фаниль. art-most.com.
Тәрҗемәи хәле 1986 елда Казакъстан ССРның Җамбыл өлкәсе административ үзәге Җамбыл (1997 елдан ТаразУказ Президента Республики Казахстан от 8 января 1997 года № 3315а «О переименование г. Жамбыла — центра Жамбылской области») шәһәрендә туган һәм анда җиденче класска кадәр белем алганда, шәхси сынлы сәнгать мәктәбенә дә йөргән. Әлеге мәктәптә рәсем һәм сыннар ясарга өйрәнгән. Әтисе Әлтаф Гыйният улы бар Җамбылга мәгълүм агач әйберләр ясау остасы булганлыктан, балачагын гел аның янында үткәргән, һәрдаим булышкан. Остаханәдә агачтан кораблар, ягъни күләмле әйберләр ясау белән дә мәшгуль булган. Үз куллары белән ясалган һәм беренче тапкыр сатып җибәргән эше дә агач яхта булганЗилә Нигъмәтуллина. Зур корабка ― киң диңгез. Мәдәни Җомга, 30.11.2017.
Балтачка күченеп кайткач, сынлы сәнгать мәктәбенең өч классын ике ел эчендә укып бетергән. 14 яшендә Казан сынлы сәнгать училищесының яңа гына ачылган скульптура бүлегенә укырга кергән. Рәссам булырга хыялланган Фәнилгә Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов сынчы булырга тәкъдим иткән.
Казан сәнгать училищесында скульптура бүлеген тәмамлаганда В. И. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы Казандагы филиалы ачылган, Фәнил беренче җыелмага эләккән һәм әлеге югары уку йортын тәмамлаган Александр Шакиров. В Казани закроется филиал МГАХИ имени Сурикова. «Реальное время», 13.06.2017.
Вуз тәмамлаганда диплом эше ― «Нудлинг» (нудлинг ― балык тоту ысулы). Институтның соңгы курсында укыганда ясаган «Күбәләк ― балык» («Мотылек-рыба») дип аталган эшен Мәскәүнең сатып алган.
«Казан-Арт» ширкәте директоры. Хезмәтләре Сынчының һәйкәлләр, истәлек тактаташлары ясауда тәҗрибәсе зур. 2013 ел Универсиадасы символы моделе авторы. Тәтештә кырпы балыкка багышланган биш метрлы һәйкәл авторы. Конфедерацияләр кубогы символы моделе авторы. «Үзгәреш җиле» җыр фестивале статуэткасы авторы. Кырымда узган «Туран иле» Халыкара симпозиумында ясалган Алып сыны. Тывада узган симпозиумда таштан ясалган аю белән балык сыны авторы. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Яңа Кырлай авылындагы объектларны әзерләгәндә Тукай- Кырлай музееның төп аллеясына аның ике фигуралы ― «Былтыр һәм Шүрәле», «Батыр һәм Кисекбаш», «Су анасы һәм малай», «Кәҗә белән Сарык» һәм «Бала белән күбәләк» дип аталган биш композициясе урнаштырылган (хезмәте Арча муниципаль район башлыгы И. Г. Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Котлыйбыз! Арча муниципаль районы) Казанның Чернышевский белән Профсоюзная урамнары кисешкән чатка урнаштырылган «Ышаныч» («Доверие») композициясен «Городская стоматология» җәмгыяте заказы буенча нибары ике ай эчендә эшләгән. Әлеге композиция 2016 елны Казан шәһәренең иң яхшы объекты конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы кече архитектура формасы» номенациясендә җиңгән. Казанның «Таттелеком» бинасы янындагы «Элемтәче»не дә бер ай эчендә ясап өлгерткән. Даруханә өчен гипстан Геракл һәм Венера фигуралары. «Годоны көткәндә» спектакле өчен тимер агач рәвешендәге декорацияләр. «НовМонолитСтрой» оешмасы Түбән Новгород шәһәре өчен Жюль Вернга багышланган һәйкәл ясарга тәкъдим иткән һәм ул 2015 елны шәһәр уртасында урнаштырылган (әлеге язучыга дөньяда нибары алты-җиде һәйкәл куелган, бу ― Россиядә аңа багышланган бердәнбер сын Фаниль Валиуллин, скульптор, создавший памятник французскому писателю Жюлю Верну. Новости Нижнего Новгорода. Дзержинский урамында урнашкан «Күлгә таба» композициясе.
Мемориаль такталарга скульптура портретлары ясау җиңел бирелә: Россия Федерациясе Герое М. Әхмәтшин, «Органик синтез» берләшмәсенең беренче директоры В. Лушников, галим Флорид Әгъзамов, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Айрат Арсланов хөрмәтенә ачылган мемориаль такталар, Фуат Мансуровның каберенә истәлек тактасы. 2016 ― Базарлы Матак паркында итәгенә сабыен утырткан Ана сыныЛяйля Ахметшина. Әлки районындагы парклар матурая, төзекләндерелә. «Әлки хәбәрләре», 28.03.2016. 2019 ― Казанда Туфан Миңнуллин урамында Әлфия Авзалова яшәгән йорт диварында истәлек тактасыМинтимер Шәймиев Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. ТР Муниципаль берәмлекләре порталы, 14.06.2019. 2019 ― Казанның Яңа бистә зиратында Әлфия Авзаловага мемориаль композиция (һәйкәл-таш)Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды. «Теләче яңалыклары», 20.09.2019. 2019 ― Сарман районы үзәге Сарманның Ленин урамында ачылган Илһам Шакиров бюсты Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды. «Сарман», 30.08.2019 2019 ― Казанның Кече Кызыл урамында композитор, режиссер Илгиз Мәҗитов яшәгән 14нче йорт диварында ачылган истәлек тактасы авторыМинтимер Шаймиев принял участие в церемонии открытия мемориальной доски Ильгизу Мазитову. 100tatarstan.ru, 5.07.2019. 2020 ― Тәтештә тарихи-сюжет композиция ― фонарьлар белән «Өяз шәһәре сәгате» һәм ял итәр өчен эскәмия, Городничий һәм аның янәшәсендә чабаталарИнга Сәфәрова. Тәтештә хәзер “Өяз шәһәре сәгате” бар. «Тәтеш таңнары», 7.11.2020. 2020 ― Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәлеАктанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды. Татар-информ, 30.08.2020. 2020 – Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиев бюстыРөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче дә. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев, 26.08.2020. 2020 ― Казанның Николаев урамында Илһам Шакиров яшәгән йорт диварында истәлек тактасы. 2020 ― Казанның Яңа бистә зиратында Илһам Шакиров каберенә ташИлһам Шакиров каберенә таш куела! Матбугат.ру, 09.10.2020. 2021 ― Казанның Профсоюзлар урамында «Яратам» (гашыйк егет һәм кыз) композициясе Две скульптурные композиции о любви и доверии казанского художника Фаниля Валиуллина. Впечатления от путешествий на Дзен, 14.02.2023. 2021 ― Казан шәһәренең Жуковский урамында Фәнис Яруллин яшәгән йорт диварында истәлек тактасыЯкташыбыз Фәнис Яруллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Баулы яңалыклары, 29.09.2021. 2021 ― Зәйдә «Азатлык китерүче солдат» һәйкәлеЭнҗе Әгъләмова. Зәйдә янып беткән һәйкәл урынына яңа «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле куелды. «Зәй офыклары», 6.05.2021. 2021 ― Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль тактаКазанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ватаным Татарстан, 16.09.2021. 2022 ― Казан шәһәренең Татарстан урамындагы шагыйрь Зөлфәт яшәгән 7нче йорт диварында истәлек тактасыРузилә Мөхәммәтова. Казанда шагыйрь Зөлфәт яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 25.05.2022. 2022 ― Казанның Чехов урамында премьер-министр Мөхәммәт Сабиров яшәгән 53нче йортның фасадында куелган истәлек билгесе авторыНадежда Гордеева. В Казани открыли мемориальную доску первому Премьер-министру РТ Мухаммату Сабирову. Татар-информ, 27.05.2022. 2023 — Алабуганың Ленин мәйданында рәссам Иван Шишкинның әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл Алабугада танылган рәссам Шишкинның әтисенә һәйкәл куелды. Татар-информ, 31.12.2023. 2023 ― Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль тактаТүбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды. Всемирный конгресс татар, 09.07.2023. 2023 ― Казанда Арча зиратында Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка һәйкәл макеты авторы. Ул шулай ук Казанда һәм Лаешта Б. К. Кузнецовның мемориаль тактасы һәм бюстлары авторы Елена Аверьянова. Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәйкәлен ачуда катнашты. «Кама ягы», 8.05.2023. 2025 ― Казанда армия генералы Мәхмүт Гәрәев бюстыДмитрий Шатров. Минниханов открыл бюст генерала армии Махмута Гареева в Казани. Татар-информ, 28.08.2025. 2025 ― Тәтештә Җиңү паркында СВОда катнашучыларга һәйкәл Эльза Кузнецова. «Завет будущим поколениям»: в Тетюшах в парке Победы открыли памятник участникам СВО. Татар-информ, 9.12.2025 һ.б.
Шәхси тормышы Гаиләле. Кызы, улы. Уктан ату буенча ярышларда катнаша, спорт разряды бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Фаниль Валиуллин, Казань, 40 лет. Зилә Нигъмәтуллина. Зур корабка ― киң диңгез. Мәдәни Җомга, 30.11.2017
Төркем:Татарстан скульпторлары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар