Болгар ислам академиясе — югары дини белем бирү буенча мөселман уку йорты. Укыту магистратура, аспирантура һәм докторантура программалары буенча алып барыла. Уку йортының өч оештыручысы бар: Үзәк диния нәзарәте, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте.

Тарих Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Болгар ислам академиясен булдыру идеясен хуплады. Аның төп максаты – илнең ислам мәктәбен барлыкка китерү.

2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов «Болгар ислам академиясен нгезләү һәм Казан изге ана иконасы соборын торгызу турында» № УП-1066 санлы указга кул куяРустам Минниханов подписал указ о создании Болгарской исламской академии и воссоздании Собора Казанской иконы Божьей Матери. tatcenter.ru, 4.11.2015.

Төзелешнең инвесторы итеп Минтимер Шәймиев җитәкчелендәге «Яңарыш» фонды билгеләнә.

2016 елның 21 маенда бина нигезенә беренче таш, истәлек капсуласы салына.

2017 елның 4 ноябрендә академия тантаналы төстә ачыла Болгарская исламская академия торжественно открылась в Татарстане. РИА Новости, 4.09.2017.

Максаты Болгар ислам академиясенең төп бурычы — югары белемгә ия булган ислам дине белгечләрен әзерләп чыгару, традицион исламны, дини тәгълимәт мәктәбен яңадан торгызуга ярдәм итү, дөнья стандартларына туры килүче классик югары ислам белемен чит илләргә чыкмыйча алу мөмкинлеге тудыру.

Структура Академия биш кафедрадан тора. Ислам икътисады һәм финанслар кафедрасы, Коръән нигезләрен һәм сөннәт өйрәнү кафедрасы, гарәп теле кафедрасы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, менеджмент һәм дәүләт белән конфессияләр арасын өйрәнү кафедрасы.

Студентларның гомуми саны якынча 150 кеше, шуларның 50 студенты беренче курста. Магистрларның уку вакыты 3 ел дәвамында бару турында карар кабул ителгән. Докторантурада уку 2 ел дәвам итә.

Укыту теле Болгар ислам академиясе — федераль дәрәҗәдәге уку йорты. Шуңа күрә уку гарәп һәм рус телләрендә алып барыла. Фәнни эшләр язганда, студентлар татар телле чыганакларга да таяна алаБайбулат Дәүләт. Болгар ислам академиясе: «Абзарда укытып зур галим әзерләп булмый». Азатлык радиосы, 4.10.2017.

Шәхесләр Ректорлар 2017 елның 4 ноябреннән 2019 елның мартына кадәр — Рәфыйк Мөхәммәтшин. 2019 елның мартыннан 2021 елның 13 гыйнварына кадәр — Данияр Абдрахманов Медиа: Болгар ислам академиясе ректоры вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 13.01.2021. 2021 елның 16 гыйнварыннан — Айнур Тимерханов () Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы итеп Айнур Тимерханов билгеләнде. Азатлык радиосы, 16.01.2021 2023 елның 17 мартында Академиянең гамәлгә куючылар советында Фәрхәт Хөснетдинов яңа ректор итеп сайланган.Ралинә Сәлимова. Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең яңа ректоры турында: Тәҗрибәле кеше килде. Татар-информ, 17.03.2023

Укытучылар

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1951-01-10 Гаптрәүф Нуриев Казан дәүләт мәдәният институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС мөгаллимreciterфилолог Gaptrauf Nuriev 1964-11-18 Фәрхәт Хөснетдинов Казан (Идел буе) федераль университеты хокук белгече Farhat Husnutdinov

Тәмамлаучылар

туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1976-12-07 Рәсим Кузәхмәтов имаммөфти Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтеСарытау җәмигъ мәчете

Искәрмәләр

Сылтамалар

Руфия Фазылова. Дингә юл –гыйлем аша . «Татарстан», 15.01.2018 Болгарская исламская академия – все новости и статьи по теме БИА. Вконтакте сәхифәсе Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашу , 15.06.2019

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча университетлар Төркем:Дини уку йортлары Төркем:Татарстан югары уку йортлары Төркем:Спас районы