Алия Карачурина, Алия Равил кызы Карачурина (Төхвәтуллина) (Алия Равилевна Тухватуллина; 1996 елның 6 гыйнвары, РФ, Башкортстан Республикасы, Чишмә районы, Чишмә) ― эстрада җырчысы, «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендэге яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2025).
Биография 1996 елның 6 гыйнвары, Башкортстан Республикасы, Чишмә авылында туа. Әтисе, Равил Әгләм улы, төзү өлкэсендә эшли; әнисе, Миләүшә Хаҗимөхәммәт кызы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли; абыйсы Илшат (1991 туган елы). Чишмә гимназиясенэ 2004 елда укырга керә, беррәттән музыка гимназиясендэ белем ала. Фортепиано сыйныфын тәмамлый. Гимназияне тәмамлаганнан соң 2014 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керэ (җитәкчесе - Венера Ганиева).
"«Туба» музыкаль хезмәтләр бюросы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте артист-вокалисты (солисты).
Башкарган җырлары “Әти-әнине зурлап”, “Виноград”, “Синнән башка”, “Син кемнең бәхетле кояшы”, “Мәхәббәт моңы”, “Иртәдә генә торам”, “Тәуге тапкыр”, “Яшьлегем хыялы”, “Алдандым язларга” һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре "Татар моңы" һәм Рәшит Ваһапов исемендэге яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. 2025 ― Татарстанның атказанган артисты ― музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өченУказ Раиса Республики Татарстан "О присвоении почетного звания «Заслуженный артист Республики Татарстан»".
Шәхси тормышы 2023 елда кияүгә чыккан Ришат Төхвәтуллин ЗАГСка Алиягә караганда да кызурак чапкан. Интертат, 12.05.2023. Ире җырчы Ришат Төхвәтуллин (1989 елда Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында туган)Ләйлә Аралбаева. Йырсылар Ришат Төхвәтуллин менән Әлиә Ҡарасуринаның никахы булған. Башинформ, 18.04.2023. Беренче улы Алим (2024 елның 10 апрелендә туган)Ляйсан Закирова. Певцы из Башкирии Ришат Тухватуллин и Алия Карачурина впервые стали родителями. ИА «Башинформ», 11.04.2024Ляйсан Закирова. Звездная пара из Башкирии раскрыла имя первенца. ИА «Башинформ», 18.04.2024. Икенче улы Райан (2026)Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар икенчегә әти-әни булган. Интертат, 12.08.2026 Алия-Ришат Төхвәтуллиннар икенче улларының исемен әйтте. Интертат, 18.08.2026.
Искәрмәләр
Чыганаклар Шәхес белән әңгәмә
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары