Татар поэзиясе антологиясе — 1956 елда Казанда Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе тарафыннан нәшер ителгән, төрле авторларның иң күренекле лирик әсәрләре (тулысынча, яки әсәрдән өзекләр) тупланган җыентык (). Татар поэзиясенең Галидән1956 елгы антологиядә Кол Гали Гали дип бирелгән (Кол Гали, якынча 1183 елда туган) башлап, Гамил Афзалга (1921 елда туган) кадәрге чорын эченә алган.
Мөхәррирләр Төзүчеләре һәм махсус редакцияләүчеләре (мөхәррирләре) Мөхәммәт Гайнуллин Хатип Госман Әхмәт Исхак Шәйхи Маннур Х. Мөхәметов Әхмәт Юныс Хәмит Ярми Издательство редакторларыАнтологиядә шулай рус сүзләре белән бирелгән, нәшрият мөхәррирләре Хисам Камалов Сәхаб Урайский Салих Хәким
Тасвирлама Антология ТАССР мәдәният министрлыгының Татполиграф типографиясендә (Казан, Миславский урамы, 9) 8 мең тираж белән басылган.
Китапка кереш сүзне («Татар поэзиясе») филология фәннәре кандидаты (1951), Казан дәүләт педагогия институтының Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасы өлкән укытучысы Хатип Госман язган (1956).
Тупланма XI гасырдан билгеле булган кайбер татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән («Борынгы җырлар») башланып, яшь шагыйрь Гамил Афзалның (1921—2003) башлангыч иҗатын («Тәнкыйть сүзе», 1954; «Әсмабикә җаным, ахирәт», 1956) кертеп тәмамлана.
Татар поэзиясе антологиядә дүрт бүлеккә кертелгән:
+Татар поэзиясе антологиясенең бүлекләре№бүлекләрасбүлекләрбүлекчәләр1Татар халык поэзиясеҖырларБәетләр Борынгы җырлар Солдат җырлары Мәхәббәт җырлары2Татар шагыйрьләреГали Мөхәммәдьяр Мәүла Колый Утыз Имәни Һибәтулла Салихов......Габдрахман Сөнгати Габдулла Харис3 Совет чоры халык поэзиясеҖырлар БәетләрТуган ил турында җырлар Уен җырлары 4 Татар совет шагыйрьләреМәҗит ГафуриГалиәсгар Камал Шамун Фидаи........ Илдар Юзеев Гамил Афзал
«Татар халык поэзиясе», «Совет чоры халык поэзиясе» бүлекләренә кертелгән әсәрләр ССРБ ФА Казан филиалы Тел-әдәбият һәм тарих институты фольклор материал фондыннан, Таткнигоиздатта 1954 елда нәшер ителгән «Татар халык иҗаты» җыентыгыннан алынган.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 36. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Д. Ф. Загидуллина. История татарской литературы. Китапта: Татар әдәбияты. Урта махсус уку йортлары өчен дәреслек-хрестоматия. К.: «Мәгариф», 2010, 7нче бит. ISBN 978-5-7761-2046-6
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз Татар поэзиясе антологиясе (1992) Татар балалар поэзиясе антологиясе (1980) Татар музыкасы фонохрестоматиясе
Төркем:Антологияләр Төркем:Әлифба буенча китаплар Төркем:Татарча китаплар