Сәяси тәртип — сәяси субъектның социаль мохит, төрле иҗтимагый-сәяси көчләр белән үзара мөнәсәбәтен характерлаучы гамәлләр һәм хәрәкәтләр ул. Бу — эшләрнең, нинди дә булса иҗтимагый әһәмиятле максатларга ирешүгә юнәлтелгән аңлы гамәлләр; традиция, кыйммәти юнәлешләр тудырган гамәлләр, шулай ук индивидның эмоциональ халәте китереп чыгарган аңсыз гамәлләр җыелмасы. Кеше гамәлләрендә сәяси тәртипнең кыйммәти аспектлары ачык чагыла. Реаль сәяси тәртиптә аңлап һәм аңламыйча кылынган, рациональ һәм эмоциональ компонентлар үзара катлаулы мөнәсәбәтләрдә була. Үз-үзеңне тоту интенсивлык дәрәҗәсе буенча корректлы, цивилизацияле мөнәсәбәтләрдән алып, ачулы һәм игелексез халәткә, сүз белән мыскыллауга, хәтта физик көч куюга кадәр үзгәрергә мөмкин.Саяси түсіндірме сөздік. — Алматы, 2007. ISBN 9965-32-491-3
Игътибарны сәяси эшчәнлек субъектларының берсе — шәхес. Сәясәт өлкәсендә кеше башка кешеләр, сәяси оешмалар, дәүләт органнары һәм башкалар белән үзара мөнәсәбәткә керә. Болар ярдәмләшү, хезмәттәшлек, бердәмлек мөнәсәбәтләре яисә, киресенчә, каршы тору, көрәш, сәяси көндәшлек булырга мөмкин. Бу мөнәсәбәтләр анда катнашучылар мәнфәгатьләре, аларның туры килүе яисә каршылыгы белән билгеләнә.
Сәяси тәртиптә шәхеснең аңлы сәяси мәнфәгатьләре һәм кыйммәтләре булу хәлиткеч әһәмияткә ия.
Сәяси мәнфәгатьләр халыкның төрле төркемнәре хәлен чагылдырганга, әлеге төркем вәкилләре, кагыйдә буларак, үз мәнфәгатьләрен сәясәт аша гамәлгә ашырырга тырыша. Бу күзлектән караганда кече эшмәкәрләрнең сәяси тәртибе, әйтик, дәүләт аппараты хезмәткәрләре тәртибеннән аерылырга мөмкин.
Халыкның теге яки бу төркеме хуплаган кыйммәтләр дә бик мөһим. Кешеләр аңында демократик кыйммәтләрнең ныгып урнашуы күп очракта аларның демократик партиягә һәм демократик, хокукый формаларга йөз тотуын билгели.
Сәяси тәртип шәхеснең сәяси активлыгының аның гамәлләренең һәм гамәлсезлегенең барлык рәвешләрен үз эченә ала.
Сәяси демонстрациядә катнашу — бу мөмкин булган сәяси гамәл. Сайлауларда катнашмау — шулай ук гамәлсезлек рәвешендәге сәяси тәртипнең мөмкин булган варианты. Бу очракта гамәлсезлек сәяси вазгыятьнең үсеше өчен теге яки бу нәтиҗәгә ия булган эш булып тора. Сайлауларда, манифестацияләрдә, митингларда катнашуны, эш-гамәлнең күз алдында булуына карап, сәяси тәртипнең — ачык, ә сәяси пассивлыкны, сәяси тормыштан тайпылырга омтылуны ябык рәвешенә кертәләр.
Дәвамчанлык күзлегеннән караганда сәяси тәртип рәвешләре традиционга (әлеге сәяси культура өчен типик булган сәяси күзаллауларга, менталитетка туры килүче) һәм инновационга (сәяси тәртипнең яңа үрнәкләрен булдыручы, сәяси мөнәсәбәтләрнең яңа сыйфатын тудыручы) бүленә.
Үзенең максатчан юнәлеше буенча сәяси тәртип конструктив (сәяси системаның нормаль эшләвенә ярдәм итүче) һәм деструктив (сәяси тәртипне бозучы) булырга мөмкин.
Сәяси тәртип индивидуаль, төркемдәге һәм массачыл була. Индивидуаль сәяси тәртип — индивидның иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия (сәясәтчеләр һәм сәясәт турында фикерне чагылдырган гамәли эш яисә кеше алдында әйтелгән сүз) гамәле. Төркемдәге сәяси тәртип сәяси оешмалар яисә индивидларның очраклы барлыкка килгән сәяси яктан актив төркеме эшчәнлеге белән бәйле. Сәяси тәртипнең иң массачыл формалары булып сайлау, референдум, митинг, демонстрацияләр тора.
Төркемдә, ә тагын да күбрәк — массачыл сәяси тәртиптә башкаларга охшарга тырышу, эмоциональ йогынты, теләктәшлек, индивидуаль тәртипне төркем нормаларына буйсындыру күзәтелә.
Сәяси катнашуның иң массачыл рәвеше сайлау булганлыктан, тикшеренүчеләрнең аерым игътибарын гражданнарның электоралъ тәртибе җәлеп итә: халыкның теге яки бу катламы вәкилләре кемгә һәм ни өчен тавыш бирә, гражданнарның бер өлеше сайлауларда катнашмауның сәбәбе нидә?
Электораль тәртип байтак факторлардан тора. Партия системасы күптәннән барлыкка килгән илләрдә сайлаучыларның билгеле бер партия белән элемтәсе тотрыклы. Алар күптәннән «үз партиясе» дип санап килгән фирка өчен сайлаудан сайлауга тавыш биреп килә. Сайлаучыларның байтак өлеше тавышларын булган проблемаларны үзләре өчен иң кулай хәл итәрлек карарлар тәкъдим итүче кандидатларга яисә партияләргә бирә. Нәм, ниһаять, билгеле бер кандидатларның индивидуаль һәм төркемдәге тарафдарлары бар. Бу очракта программадан бигрәк кандидат башкарган яки башкарырга җыенган эшләргә уңай бәядән чыгып, аның өчен тавыш бирәләр.
Атап үтелгән факторлар үзара тәэсир итешә, кайчакта бер-берсенә каршы килә, бер-берсен кабатлый.
Искәрмәләр
Төркем:Сәясәт