Сәяси психология — психология, политология һәм социология үзара тоташкан дисциплиналар арасындагы фән. Сәяси психологиянең төп бурычы — сәяси тәртип һәм аңның законлылыкларын өйрәнү. Сәяси психологияне өйрәнүнең предметы — кешенең тышкы сәясәткә (һөҗүм, терроризм, сәяси карарлар, этник конфликтлар, сөйләшү партнерларын кабул итү) һәм эчке (сәяси катнашу, азчылыкларны дискриминацияләү, сәяси юнәлешләр формалаштыру) проблемаларына кагылышлы сәяси тәртипнең психологик компонентлары, аларның тикшеренүе сәясәтне аңлатуга психологик белемнәрне кулланырга мөмкинлек бирә. Сәяси психологиядә кулланылган алымнар артыкчылык буенча индивидуаль тәртипне анализлауга юнәлдерелгән (контент-анализ, интервьюлар, фокус-төркемнәр, тестлар, эксперт бәяләмәләре).
Сәяси психология — сәясәт бүлеге Сәяси аң структурасында сәяси психология — сәяси хисләр, эмоция, кәеф, фикерләр һәм җәмгыятьнең сәяси тормышы психологик компонентлары һәм яклары мөһим роль уйный. Сәяси аңның теоретик дәрәҗәсенә керүче, идеологларның зур булмаган төркеменең махсус эшчәнлеге җимеше булып торучы идеологиядән аермалы буларак, сәяси психология көндәлек тормышта, гражданнарның хакимият институтлары белән хезмәттәшлеге процессында, ягъни гадәти аң дәрәҗәсендә формалаша. Шуңа күрә ул аңның гамәли тибы буларак характерлана, дөньяга карашның системага салынмаган, эчке каршылыклы җыелмасын гәүдәләндерә һәм рациональ дә, иррациональ, өстәмә аң элементларын да үз эченә ала.Lipset S. Political Man. The Social Bases of Politics. The Johns Hopkins Univ.Press., 1959/1988., Political Man: The Social Bases of Politics. Garden City, NY: Doubleday, 1960.
Сәяси психологиянең чагыштырмача тотрыклы өлеше булып әхлак, менталитет, этносларның психологик барлыгы, сәламәт акыл тора; ә үзгәрүчән өлешен кәеф, хисләр, тойгылар, нидер көтү тәшкил итә. Сәяси психологиянең барлык бу компонентлары сәясәт субъектларының үз-үзләрен тотышына йогынты ясый.
Сәяси психологияне өйрәнүче галимнәр аның сәяси тормыштагы ролен берничә юнәлештә ачып бирә. Беренчедән, бу — сәясәттә шәхес психологиясе (лидер шәхесен дә кертеп). Икенчедән, кече төркем психологиясе (төркем эчендәге үзара мөнәсәбәтләр һәм аның тышкы даирә белән мөнәсәбәтләре). Өченчедән, зур социаль төркемнәр һәм милли-этник бергәлекләр психологиясе. Дүртенчедән, массалар һәм массакүләм карашлар психологиясе. Мөһим юнәлеш — халыкның сәяси мәгълүматны кабул итүен өйрәнү.
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Сәясәт Төркем:Психология